Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Дежур торган  вакытта  Кайбыч-Мәлки автоюлында  ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең  Апас ветеринария  инспекторлары тарафыннан Лаеш районы "Нармонка" хуҗалыгыннан 9 баш мөгезле-әре терлекне ветеринария документларыннан башка ташу факты ачыкланды. Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган., Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының « Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыру буенча ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм кәгазьдә ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен раслау турында»2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International