Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Әлки районының Базарлы Матак авылында терлек продукциясен законсыз сату очракларын ачыклау өчен рейд үткәрде. Тикшерү барышында балык продукциясен ветеринария документларыннан башка сатуның 2 очрагы ачыкланды. Сәүдә туктатылган, хокук бозучылар РФ КоАП 1,10, 8 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган.