Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Казан-Нурлат автоюлында дежур торган вакытта Мамык авылындагы юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә 10 автотранспорт тикшерде, шуларның 4се контрольдә тотыла торган йөкләр ташыды.Тикшерү барышында ветеринария кануннарын бозу очраклары ,ә нәкъ сөтне ветеринария документларыннан башка алып кайту факты ачыкланды.Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.