Татарастан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә дежур иткән вакытта эре могезле терлекне ТР Арча районыннан Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылына ветеринария документларыннан башка ташу ачыкланды.
Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде.