Лейкоз вирусыннан сәламәтләндерү һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елның 2 апреленнән алып 11 апреленә кадәр Татарстан Республикасының биш зонасында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан савыктыру» мәсьәләсе буенча семинар - киңәшмә узачак.
Әлеге чара буенча киңәшмә 2 апрельдә ТР Минзәлә муниципаль районында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм эре мөгезле терлекне асрау, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның аларда лейкоз вирусы белән зарарлануның югары дәрәҗәсе булган ветеринария табиблары, ТР Россельхознадзор җитәкче урынбасары Евгений Иванов катнаштылар.
Семинар - киңәшмәләр шулай ук 4 апрельдә - Аксубай, 5 апрельдә – Балык Бистәсе, 9 апрельдә-Әлмәт, 11 апрельдә Апас районнарында планлаштырыла.