Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль ветеринария инспекторлары тарафыннан тикшерү вакытында 30кг. казылык продукциясен ветеринария документларыннан башка сату очрагы ачыкланды.Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган. Гаеплеләр 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.