Чистай районында халык җыеннары үткәрелде.

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге белгече Ильяс Камалов "Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең"   җитәкче урынбасары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә Чистай районының Кече Талкыш һәм Каргалы авылларында халык  җыеннары үткәрде. Җыенда гражданнарга котыру авыруы, Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, бруцеллез, лейкоз, себер язвасы, нодуляр дерматит кебек аеруча куркыныч йогышлы авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International