Ит,йомырка продукциясен ветеринария документларыннан башка ташу фактын ачыклаганнар.

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең  Яр Чаллы территориаль ветеринария инспекторлары , юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, юл-патруль хезмәте постында 393 кг кош ите, 1800шт йомырка ветеринария документларыннап башка ташу фактын ачыклаганнар.Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы, ветеринария документларын рәсмиләштерү эшен оештыру кагыйдәләрен раслау турында ,«Ветеринария турында " 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы Россия Федерациясе Законы бозылган.  Гаеплеләр 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International