Авыл хуҗалыгы кош-кортын үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче вәкилләр белән җыелыш.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче вәкилләре белән җыелыш узды.  Баш эпизоотолог Сергей Павлов Россия Федерациясендә кош гриппы буенча эпизоотик вәзгыять белән таныштырды.Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе  башлыгы Айзат Шәйхуллин кошчылык предприятиеләрендә кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләре турында искә төшерде (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елның 3 апрелендәге 104 номерлы боерыгы), шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр алу өчен документлар бирү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International