Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар җыены булып узды. Җыенда Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин, дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Гарипов , Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ирек Нуруллин катнашты. Җыен үткәрү мөгезле эре терлек лейкозыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сәламәтләндерү буенча чаралар үткәрү мәсьәләсенә багышланды.
Авыл җирлеге халкына шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кабул ителгән «шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга товар һәм нәселле таналар һәм таналар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе»турында тәфсилләп аңлатылды.