Планлы тикшерү нәтиҗәләре.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Үтәмеш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе –балалар бакчасы «муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә ветеринария законнары таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерү уздырылды.Тикшерү барышында ветеринаряи кануннарны бозу очраклары,ә нәкъ терлек  продукциясенә ветеринария документлары булмау очрагы ачыкланды.  «Ветеринария турында» 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы РФ Законы, ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыру кагыйдәләрен һәм Ветеринария документларын электрон рәвештә рәсмиләштерү тәртибен раслау турында « Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы» бозылган.Әлеге факт буенча беркетмә төзелде һәм административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарылды, күрсәтмә бирелде, юридик зат РФ КоАП 10.8 ст.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International