Саба районында укытуның гамәли өлеше бара.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Саба районында " Урта Саба" хуҗалыгы базасында вет санитарлар  өчен укытуның гамәли өлеше уза. Практик өлешне Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үткәрә.  Шулай ук өстәмә рәвештә "Солидкорм" һәм "Фармакор"  компанияләре белгечләре, төрле авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары белән танышу өчен, практик дәресләргә чакырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International