Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә квалификация күтәрү курслары башланды.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә  ветеринария санитарларын укыту курслары башланды. Курслар ачылышында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге начальнигы Рөстәм Шәяхмәтов һәм  "Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" начальнигы  Айзат Шәйхуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Курсларда 1 атнага исәпләнгән теория өлеше Казан Дәүләт ветеринария укытучылары укытачак, ә 2 гамәли өлеше "Урта Саба" хуҗалыгында узачак, анда ветеринария эшенең төп күнекмәләренә   Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең  белгечләре өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International