Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан Чистай муниципаль районында елга балыгы белән законсыз сәүдә итүне ачыклау буенча рейд үткәрелде. Тикшерү барышында тозлы һәм ысланган балыкны ветеринария документларыннан башка сату очрагы ачыкланган. Сәүдә туктатылган, хокук бозучы РФ КоАП 10,8 ст.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.