Терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка алып кайту факты ачыкланды.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль  дәүләт ветеринария инспекторлары  ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Самара – Нурлат а/д да кизү торган вакытта 8 автотранспорт тикшерә , шуларның 5се контрольдә тотыла торган йөк ташыган.Терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка ташу факты ачыкланган.Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган., Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыру буенча ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм кәгазьдә ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен раслау турында»2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International