Законсыз рәвештә бал сату факты ачыкланды.

2019 елның 15 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең  Яр Чаллы территориаль ветеринария инспекторлары  белгечләре М7 1101км автомобиль юлында 20 кг табигый балны санкцияләнмәгән рәвештә сату фактын ачыклады. Әлеге продукция ветеринария документларыннан башка сатылган.«ветеринария турында» 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы РФ Законының 15 ст. ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыруның ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм Ветеринария документларын кәгазьләрдә тутыру тәртибен раслау турында « Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.  Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International