Бүген "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча алда бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Казан Экспо " күргәзмә үзәгендә узган киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов , шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Агросәнәгать форумы кысаларында зур эшлекле программа каралган.Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр,игенчелек һәм терлекчелек үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Идел буе агросәнәгать форумы эше 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International