Бүген, 2019 елның 11 февралендә Биектау муниципаль районында кече ветеринария белгечләрен әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү курсының гамәли өлеше ачылды. Практик өлеш «Татмелиорация Агро " терлекчелек фермасы базасында уза. Курсның гамәли өлешен "Биектау районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең" белгечләре үткәрә»
Тулы курс ике атнага исәпләнгән (теоритик һәм практик) һәм терлекчеләрдән кече ветеринария белгечләрен әзерләү. Курсларга районның төрле авыл хуҗалыгы формированиеләреннән 15 терлекче язылды. Курслар тәмамлангач, аларга квалификация күтәрү турында дәүләт сертификатлары тапшырылачак.