Бүген Казанда «Россия чаңгы юллары-2019 " Бөтенроссия массакүләм ярышлары уза. Халыкка уңайлы булсын өчен стартлар берьюлы өч мәйданчыкта оештырылган. Баш идарә, Казан ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре, 55 тән артык кеше стартка Горки-Әмәт урман паркына чыктылар. Алмаз Хисаметдинов, Республика ветеринария белгечләре сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар, мондый чараларда һәрвакыт теләп катнашалар, дип билгеләп үтте.