Биектау районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә күчмә курслар башланды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Бүген, 4 февраль көнне," Биектау районы дәүләт ветеринария берләшмәсе"   базасында, «терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча комплекслы программа " темасы буенча, Биектау муниципаль районының кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча ике атналык бушлай күчмә курслар башланды. Курсларның беренче ике көнен рентгенология белән дәвалау һәм клиник диагностика кафедрасының өлкән укытучысы Зөхрабова Зөлфия Мирзабек кызы алып барачак.  Уку курсларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Р. Ф. Шәяхмәтов һәм  " Биектау районы дәүләт ветеринария берләшмәсе"  башлыгы урынбасары Хөснетдинов Д. Р. ачып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International