2019 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш муниципаль районының Югары Яхшый авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында республикада гамәлдә булган 38 президент программасы турында сөйләде, аларда Актаныш муниципаль районы да актив катнаша. Районда күп кенә социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана. Авыл җирлеге халкын республикада 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елда үсеш планнары белән таныштырды.