Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә елга балыгын ветеринария документларыннан башка сатуның 2 очрагы ачыкланды. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.