Кайбыч-Мәлки а/д ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә дежур вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Апас районыннан Чувашия Республикасына 4 баш эре мөгезле терлекне ветеринария документларынна башка ташу очрагы ачыкланды. Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган. 1993 елның 14 мае, 4979-1 . РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы " Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыру кагыйдәләрен раслау турында ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибе , Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы боерыгы бозылган".Эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.