Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә эре мөгезле терлекнең санкцияләнмәгән рәвештә сатуның 3 очрагы ачыкланды . Сату ветеринария кагыйдәләрен бозып алып барылган .РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.