Баш ветеринария идарәсе коллективы авыл хуҗалыгы министры каршында узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Отчет коллегиясе эшендә 1700 кеше катнашты. Алар арасында ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм башкалар бар иде. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, гомумән алганда, 2018 нче елга куелган планнар тулысынча үтәлгән.