Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль инспекторлары Казан шәһәре администрациясе белән берлектә Совет районы буенча рөхсәтсез сәүдә урыннарына чыктылар. Рейд барышында терлек продукциясен ,ә нәкъ менә сыер сөтен, ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып сату факты ачыкланды.Сату ветеринария- санитария документларыннан башка алып барылган.Әлеге продукцияне сату туктатылган,ветеринария-санитария докуметларыннан башка саткан затлар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.