Яшь эре терлекне ветеринария кагыйдәлэрен бозып ташу факты ачыкланды.

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Кайбыч - Мәлки А/д ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә дежур торган  вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария  идарәсенең Апас территориаль инспекторлары Чувашия Республикасының Комсомолец районыннан 2 баш мөгезле эре терлек ташу факты билгеләнде тикшеру барышында терлеклэрне ветеринария кагыйдәләрен бозып ташу факты ачыкланды. Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган.Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының « Ветеринария документларын рәсмиләштерү эшләрен оештыру буенча ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибен һәм кәгазьдә ветеринария документларын рәсмиләштерү тәртибен раслау турында»2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International