Нурлат районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе тарафыннан райондагы терлекчелек продукциясен әзерләүчеләр, саклаучылар, әзер терлекчелек продукциясен сатучылар, тере маллар һәм кошлар сатучылар белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә эшмәкәрләргә ветеринария өлкәсенә кагылышлы киңәшләр бирелде, кимчелекләрне булдырмау максаты куелды.