Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында эре мөгезле терлек бозауларын ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария турындагы законны бозу дип санала. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.