21 нче ноябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте белән берлектә постта кизү вакытында 150 баш каз ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – казларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.