Тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелекләрне бетерү өчен аерым вакыт бирелгән

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринар инспекторы Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында сыер итенә ветеринария белешмәсе булмау, тавык ите һәм йомырканың куллану срогы чыккан булуы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелекләрне бетерү өчен аерым вакыт бирелгән, административ штраф турында проткол төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International