Правовой отдел

назад

Хокук бүлегенең функцияләре һәм бурычлары:

- ветеринария идарәсе эшчәнлеген хокукый тәэмин итү;

- ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салучы Татарстан Республикасы законнарын камилләштерүгә бәйле эшне гамәлгә ашыру;

- норматив хокукый актлар проектларының сыйфатын яхшырту;

- Татарстан Республикасы законнары проектларын, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм боерыклары проектларын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары проектларын, Идарә тарафыннан эшләнә торган башка хокукый актлар проектларын әзерләү яисә әзерләүдә катнашу (анализлый, хокукый экспертиза үткәрә);

- ветеринария идарәсенең норматив хокукый актлары проектларына хокукый экспертиза үткәрү;

- норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза;

- килешүләр проектларын әзерләүдә катнашу, аларның хокукый экспертизасын үткәрү;

- Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен ветеринария идарәсенең норматив хокукый актларын сайлап алу һәм җибәрү буенча структур бүлекчәләр тарафыннан үткәрелә торган эштә катнашу;

- судларда, дәүләт хакимиятенең башка органнарында һәм җирле үзидарә органнарында, юридик затлар һәм гражданнар белән үзара мөнәсәбәтләрдә, билгеләнгән тәртиптә судларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәнфәгатьләрен яклау.

Правовой отдел
Телефон:
221-75-90
Email:
Телефон:
221-76-88 доб. 7311
Email:
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
221-76-88 доб. 7321
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International