"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турында нигезләмә раслау хакында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгының 12.07.2018 № 91-п боерыгы белән расланды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турында нигезләмә раслау хакында

 

 

        

«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс турында» 2005 елның 1 февралендәге 112 номерлы Указы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү һәм дәүләт органнары кадрлар резервына кертү буенча конкурслар уздыруның бердәм методикасын раслау турында» 2018 елның 31 мартындагы 397 номерлы карары, «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә кадрлар резервы турында нигезләмә раслау турында» 2011 елның 14 мартындагы ПУ-127 номерлы, «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүче гражданнарга тест уздыруны оештыру мәсьәләләре» 2015 елның 11 декабрендәге ПУ-1192 номерлы Указлары нигезендә б о е р ы к  б и р ә м:

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турында кушымтада бирелгән нигезләмәне расларга.

2. Әлеге боерык үтәлешен контрольдә тоту буенча үземне җаваплы итеп билгелим.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

Баш ветеринария идарәсе башлыгы –

Татарстан Республикасының

Баш дәүләт ветеринария инспекторы                                      А.Г. Хисаметдинов 

pdf
Скачать текст
PDF, 934.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International