ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь 2018 ел.
сишәмбе

17 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама базарында тиешле булмаган урында елга балыгы, сөт, эремчек, каймак сату очрагын ачыклаган. Сатылучы продукциягә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гражданкага административ штраф салынган, аңлату эшләре алып барылган.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлдат юлында кизү вакытында балык һәм колбаса продукцияләрен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешле температураны саклаучы җиһазларсыз транспортта ташылган. Гаепле затка административ штраф каралган.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә юлында кизү вакытында 10 бюаш бозаулар ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклый. Малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

10 нчы сентябрьдән – 14 нче сентябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1118 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 749 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 1058 тапкыр кан тикшергән, 157 тапкыр патологик материал тикшерелгән;  

-         Бактериология бүлеге 17 тапкыр паталогик материал, 2 терлек мәете, 5 төрле сөт тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 8 тапкыр терлек азыгын, 19 тапкыр кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 281 төрле тикшерү үткәргән; 

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт тикшергәннәр, 4 тапкыр бал, 2 тапкыр кош итен, 2 тапкыр балык тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 84 тапкыр капрологиягә, 2 тапкыр бал кортына, 1 тапкыр балыкка тикшерү үткәрелгән;

-         Радиология бүлегендә 10 тапкыр көл тикшерелгән;

-         Токсикология бүлегендә 1 патологик материал тикшергәннәр. 

 

 

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районында тиешле булмаган урында, ветеринария таләпләрен бозып сөт сату очрагын ачыклаган: сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозган өчен, гаепле затлар штрафка тартыла.


17
сентябрь 2018 ел.
дүшәмбе

15 нче сентябрь дән шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр эшли башлады. Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары үбән Кама шәһәрендә 3 урында урнашкан ярминкәдә кизү тора.

16 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында ветеринария таләпләрен бозып 35 кг күләмендә күркә итен сату очрагын ачыклаган. Ит продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар администртатив штрафка тартылган, сәүдә туктатылган.

15 нче сентябрь көнне Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 120 баш үрдәк ташыганда ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыклаган: кошларга ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге күренеш авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозу дип санала.

 

Россельхознадзор Пермь өлкәсендә әзер продукциядә дуңгызларның африка чумасы вирусы табылганлыгы турында хәбәр итә. Белешмәләр нигезендә ачыкланганча, ит продукциясе 19 нче август көнне җитештерелгән. 12 нче сентябрь көнне продукциядә вирус генетик материаллары ачыкланган. Хәзерге вакытта Пермь өлкәсе ветеринария инспекциясе әлеге вирусны таратуга юл куймас өчен профилактик чаралар үткәрә.

16 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында катнаш азык сатканда ветеринария таләпләрен санга сукмау очрагын ачыклаган: катнаш азык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган, сату туктатылган.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования