Ведомство карамагындагы учреждениеләр белән хисап киңәшмә узды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Идарә башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов рәислегендә ведомство карамагындагы учреждениеләр белән хисап киңәшмәсе узды.

Әлеге киңәшмә кысаларында эпизоотиягә каршы чаралар һәм мониторинг тикшеренүләре үткәрү, терлекләр каберлекләрен ремонтлауны анализлау, хайваннарны идентификацияләү һәм карантинлау, шулай ук лабораторияләрне аккредитацияләү мәсьәләләре күтәрелде.

Киңәшмә барышында өстәмә рәвештә «Татарстан - казанышлар Республикасы» проектын гамәлгә ашыру һәм булачак декларация компаниясе мәсьәләләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раис администрациясе вәкилләренең очрашуы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International