16 гыйнварда Арча ветеринария берләшмәсендә шәхси эшмәкәрләр белән киңәшмә узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы кушуы буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында барлык милек формасындагы предприятие җитәкчеләре, шул исәптән авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортын сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси затлар белән киңәшмәләр үткәрелә. Бу Татарстан Республикасы территориясендә рөхсәтсез хайваннарны кертү һәм сату очракларының ешаюы белән бәйле. Әлеге киңәшмәләр Татарстан Республикасы территориясенә кеше һәм хайван өчен уртак булган аеруча куркыныч һәм башка авыруларны кертмәү максатыннан үткәрелә.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе вәкилләре һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортны алып керү һәм чыгару тәртибе турындагы доклад белән чыгыш ясыйлар. Чара барышында катнашучыларга хайваннарның йогышлы авыруларын профилактикалау буенча өстәмә белешмәлекләр таратыла.

Бүгенге көндә киңәшмәләр Арча, Буа, Сарман, Әгерҗе, Алабуга, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Актаныш, Әлки, Саба, Норлат, Минзәлә, Әлмәт, Менделеевск, Алексеевск, Балык Бистәсе, Зәй, Аксубай,Тукай, Ютазы, Чистай, Яңа Чишмә, Апас районнарында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International