Бүген Саба ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында биологик калдыкларны утильләштерү буенча семинар узды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Саба ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында биологик калдыкларны утильләштерү буенча семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасының 19 район ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны утильләштерү өчен ТР Алабуга муниципаль районының «Сария» заводында сынау проекты эшли башлады. Бу максатлар өчен бюджет хисабына район торак пунктлары буенча биологик калдыкларны җыю буенча махсус автотранспорт сатып алынды. Каты көнкүреш калдыклары полигонында урнаштырылган автошассиларга суыту җиһазлары белән 2 контейнер ясалган. Проектны тормышка ашыру Саба районы территориясендә эпизоотик һәм экологик хәлне яхшыртуны, булган биотермик чокырларны этаплап консервацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, 19 муниципаль районга хезмәт күрсәтү өчен, контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алуга акча бүлеп бирелде.

Чара барышында 19 ветеринария берләшмәсе җитәкчеләрен әлеге проект эшчәнлеге, шулай ук диспетчерлык хезмәте эше белән таныштырдылар.

Семинарда шулай ук контейнерлар урнаштыру мәсьәләләре, махсуслаштырылган техниканы карап тоту кагыйдәләре, саклык чаралары, биологик калдыкларны чыгару тәртибе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International