Баулы ветеринария берләшмәсе коллективы Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Сагындыкова Нурзия Әмир кызын туган көне белән котлады

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Баулы ветеринария берләшмәсе коллективы Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Сагындыкова Нурзия Әмир кызын туган көне белән котлады.

Сагындыкова Нурзия Әмир кызы 1975 елда Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый. 1974 елда Нурзия Сагындыкова Баулы ветеринария станциясенә ветфельдшер вазыйфасына кабул ителә, шул рәвешле институтта уку белән бергә эшли. Үзен белемле һәм җаваплы белгеч буларак таныта һәм 1981 елның сентябрендә Нурзия Сагындыкова Баулы ветеринария станциясенең ветврач-терапевты итеп билгеләнә. Нурзия Сагындыкова бик тырыш, хезмәт сөючән һәм пунктуаль кеше.

1996 елның февралендә Нурзия Әмир кызы «Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт учреждениесенең ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире итеп билгеләнә. Ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире булып эшләү дәверендә Нурзия Сагындыкова куллары аша шактый күләмдә ит һәм үсемлек продукциясе узды, аларның сыйфаты өчен ул район халкы алдында җаваплы. Барлык продукция ветеринария-санитария экспертлары күзәтүе астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International