Шәхси секторда ясалма орлыкландыруны оештыру буенча киңәшмә узды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов катнашында шәхси секторда ясалма орлыкландыруны оештыру буенча киңәшмә узды. 

Киңәшмәдә район ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Чара барышында орлыкландыруны яхшырту мәсьәләләре, проблемалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Мөгезле эре терлекләрнең нәсел-нәсәбәтләрен яхшырту өчен бу максатка ирешүнең иң ышанычлы һәм тиз ысулы – сыерларны һәм таналарны ясалма рәвештә орлыкландыру. Ясалма орлыкландыру вакытына орлык тикшерелгән үгездән бирелә. Орлык югары генетик потенциалга ия. Мондый үгезләрнең орлыгы барлык санитар таләпләргә туры килә, аны кулланганда хайваннарның йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычы тулысынча бетерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International