Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Органик авыл хуҗалыгын үстерү» темасына киңәшмә узды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Органик авыл хуҗалыгын үстерү» темасына киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 гыйнварыннан «Органик продукция турында»03.08.2018 ел, №280-ФЗ Федераль закон үз көченә керде. 

Органик продукция булып бары тик Халыкара яки милли стандартлар таләпләрен үтәп башкарыла һәм сертификатлаштыру буенча аккредитацияләнгән һәм бәйсез органнан алынган сертификатка ия булган кеше генә санала. Ярашлылык сертификатыннан башка Продукция «органик»статусына ия була алмый. 

Эксперт бәяләүләре буенча, органик азык-төлек һәм эчемлекләр базары ел саен 12-15% ка арта. Фаразлаулар буенча 2020 елда органик продуктлар базарының гомуми күләме 212 млрд. доллар тәшкил итәчәк. 

Киңәшмәдә түбәндәге темалар буенча чыгышлар тәкъдим ителде: ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков “Органик авыл хуҗалыгын үстерү”, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин «Органик продукция җитештерү һәм терлекчелек һәм кошчылык калдыкларын утильләштерү”, Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов “Татарстан Республикасында органик калдыкларны эшкәртү буенча проблемалы мәсьәләләр«, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре калдыклары буенча мәсьәләләр» турында сөйләде.

Чара «сорау-җавап» форматында узды, сораулар бирү һәм аларга җаваплар алу мөмкинлеге тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International