Минзәлә районында ТР МинКаб Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге начальнигы Фәнис Мифтахов сертификатлар тапшырды

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе башлыгы Фәнис Мифтахов "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International