ТР МинКаб Баш ветеринария идарәсендә "ТР АПКсының иң яхшы хезмәткәре" республика конкурсында катнашучы ветеринария табиблары өчен әңгәмә уза»

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә катнашучы ветеринария табиблары өчен әңгәмә уза.

Комиссия составында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Айрат Гәрәев, Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария эшен оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов катнаша.

Грант алуда 24 кеше әңгәмә уза. Комиссия тарафыннан барлыгы 15 иң яхшы ветеринария табибы сайлап алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International