Хуҗасыз хайваннар белән эш итү мәсьәләләрен регламентлаучы республика законы кабул ителде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында беренче, икенче һәм өченче укылышында “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органныранына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, хуҗасыз йорт хайваннарын аулау һәм асрау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде.

Әлеге документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнде. Закон проекты терминологиягә төзәтмәләр кертә, моннан тыш, яңа редакциядә муниципалитетларның хуҗасыз хайваннарны тоту һәм тотуга норматив чыгымнарын билгели торган субвенцияләр күләмен исәпләү методикасы бәян ителгән.

Закон проектына кушымта итеп бирелә торган яңа методика хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә,шулай ук хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелә торган субвенцияләреннән гомуми күләмен билгеләү өчен каралган. 

Парламентарийлар бәяләвенчә, Законны кабул итү республика бюджеты чыгымнарын 56,5 млн.сумга кадәр арттыруны таләп итәчәк. Быел бюджеттан субвенцияләр күләме 27,5 млн. сум тәшкил иткән. Финанслау икеләтә арта.

Чыганак: http://gossov.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/104.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International