Бүген Татарстан Республикасы Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хайваннардагы аеруча куркыныч авыруларны бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләрен уздырды.
Команда-штаб күнегүләре уздырганнан соң Татарстан Республикасы ветеринария берләшмәләре башлыклары «Эдем» ҖЧҖ цехы эшчәнлеге белән танышуга юнәлделәр, анда аларга ит продукциясен фасовкалау, маркировкалау кагыйдәләре турында сөйләделәр.