ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән бергә 16 автомобильне тикшерде, шуларның 9ы-контроль астында булган продукция ташыганнар. Контроль астында булган йөкләрне ташыган вакыттта хокук бозу очраклары ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10,8 ст.2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.