Бүген Кама Тамагы районына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре килде

9 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Үткән атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров визит белән Кама Тамагы районына барып кайтты. Визит барышында районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә яшь терлекләрнең югары үлүенә игътибар итә.

Бу тискәре күренешнең сәбәбен ачыклау өчен, бу атнада районга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы Баш Дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов бер төркем белгечләр белән районның эшчәнлеген тикшереп кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования