Авыл  хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре бәйрәме

9 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Кичә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында  Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре бәйрәме узып китте. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. мәртәбәле кунаклар арасында хезмәт ветераннары, Кырым премьер-министры, Татарстан республикасы Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка дәүләт хезмәткәләрен күрерггә булды.

Ветеринария өлкәсен күп еллар дәвамында җитәкләп килгән һәм лаеклы ялга киткән ветереннар арасында Камалов Булат Вагиз улын һәм Гыйляҗев Васил Мөдәрис улын күрергә булды.

Мактаулы исем "Лениногорск" Агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ветеринария табибы Татьяна Викторовна Осиповага бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования