Мөслим районында "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү комплекслы программасы" узды.

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

Мөслим районында "терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү комплекслы программасы" узды. Программа агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма белгечләре буенча ветеринария табиблары булмаган (терлекчеләр, сыер савучылар), ягъни хезмәт эшчәнлеге турыдан-туры терлекләр белән бәйле хезмәткәрләргә исәпләнгән .

Укытуның төп бурычы- авыручы хайваннарның беренче авыру билгеләрен күреп ачыкларга һәм  ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнергә.

Укыту 2 этапка бүленә: 1 этап теоретик өлешне өйрәнүгә юнәлдерелгән, әлеге программа хирургия, акушерлык һәм терапия юнәлеше буенча ведакадемия укытучылары тарафыннан биреләчәк.

Фотода дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы А.М. Никитин, ДБУ Мөслим РДВБ Баш ветеринария табибы Р. Р. Шәяхмәтов, КДВМА хирургия кафедрасы укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования