Яр Чаллы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре шәһәр территориясендә хайваннар котыруына каршы профилактик вакцинацияләүне дәвам итә

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

Яр Чаллы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре шәһәр территориясендә хайваннар котыруына каршы профилактик вакцинацияләүне дәвам итәләр.

Шәһәрдә көзге профилактик вакцинацияләр 2019 елның 15 сентябреннән башланды. 500 артык эт һәм мәчегә вакцина ясалган. Якынча чара 2019 елның 15 октябренә таба төгәлләнәчәк. Бүген вакцинация барышында аягы яраланган эткә беренче ярдәм күрсәтелде.

Этләрне вакцинацияләү белән эпизотолог Мөхәммәтҗанов Н.Ш. һәм ветеринария санитары Миннебаев Р. Р. шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования