Әлмәт муниципаль районының баш эпизоотологы терлекләр котыру авыруын профилактикалау турында сөйләде.

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районының үзәк китапханәсендә "Безнең хәтер чишмәләре"дип исемләнгән ял вакытында табигатькә сак караш һәм үз-үзеңне тоту темасына багышланган чара үткәрде.

Чара Чуаш Сәрәнендә урнашкан "Нарспи" чишмәсе тарихына багышланган иде. Иң элек котыру авыруы буенча мәгълүмат белән Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Илсөя Заһитова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул котыру авыруын профилактикалау, авыру хайваннар тешләгән очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде.  

Чарада "Степной" ДТКЗ башлыгы, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының баш инспекторы урынбасары Динмөхәммәтов Ф. Н., 20 нче урта мәктәп, Чуаш Сәрәне урта мәктәбе, Яңа Суркина төп мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Әлмәт шәһәренең 3 нче китапханәсе мөдире Әхмәдиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International